<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><hymn_number>11</hymn_number>
<title>Гайсәдә генә мин бәхетле һәрчак</title>
<lyrics>[V1]
 Гайсәдә генә мин бәхетле һәрчак,
 Гайсәдә генә мин ял итәм эштән.
 Бөтен серемне мин Аңа сөйлим,
 Иң якын дустымны таптым Аңарда.

[C1]
   Гайсәнең иптәше булу -зур бәхет,
   Тел белән моны һич булмый аңлатып.
   Бөтен серемне мин Аңа сөйлим
   Иң якын дустымны таптым Гайсәдә.

[V2]
 Мәңге яратырмын мин Ул дустымны,
 Дустым коткарды мине үз канында.
 Күрсәтте хачта үзенең мәхәббәтен,
 Иң якын дустымны таптым Гайсәдә.

[V3]
 Мәңгелек дуслык кулын сузып миңа
 Яшьлектән бирле алып бара мине
 Ул яши торган илгә мин барам
 Җаным мәңгелек шатланыр Анда.</lyrics>
</song>